Архив за месяц: Август 2018

Шигырь һәм җыр сабантуе

11 август көнне Башкортстанның Илеш районының Шәммәт авылында туган шагыйрь Роберт Миңнуллиның 70 яшьлек юбилеена багышлап “Мин сагынам сезне, авылдашлар!» шигырь һәм җыр сабантуе үткәрелде. Анда киң билгеле татар, башкорт шагыйрьләре һәм җырчылары катнашты. Кунакларга шагыйрьнең яңа китабы бүләк ителде.