Архив за день: 07.03.2019

”Газиз туган җирем”

Республикабызның 100 еллык юбилеена арналган ”Газиз туган җирем” фестиваль-марафоны бүген Аккүз авылында дәвам итте. Исәнбай авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Бу чарада балалар бакчасына йөргән сабыйлардан алып өлкән яшьтәге апа- абыйлар катнашуы буыннар җебенең ныклыгын күрсәтеп тора. Бәйрәмне үткәрергә гармунчы егетләр дә кайткан иде: Закиров В., Нуртдинов А.. Сәхнә ачылуга башкорт халык җырын сузып хезмәт һәм сәхнә ветераны Зарипов М. килеп чыгуы тамашачыны җыр- моң иленә алып кереп тә китте. Нәфис сүз остасы ветеран укытучы Рәҗәпова З. укуында М. Кәримнең ”Россиянмен” шигыре, Нуртдинов Ә. башкаруында Хөсәенов А. ның “Әй гомер” җыры, Гайфуллина Н.-“Не разлучные друзья”, Юнысова А.- “Авыл моңы”, Мәхмүтҗанова Ф.- “Без авыл кешеләре”, “Авыл көйләре”, Мустафин Р.- “Туган як”, “Их, алмагачлары” җырларын халык зур алкышлар белән кабул итте. Кызлар “Чылтырап аккан чишмагә” не, ә егетләр “Батыр солдат” җырын зур осталык белән башкардылар. Концертта Исәнбай авыл җирлегендә 15 ел үткәрелеп килгән балыкчылар бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу күренеш тә бик матур булды. Концерт күмәк биюләр белән үрелеп барды. Коллектив биюләр салуда Вильданова Д.нең күп көч куюы сизелеп тора, коллектив тупланган. Бәйрәмгә ямь өстәп бүген үзенең туган көнен билгеләүче Зарипов М. не котлап Исәнбай авыл биләмәсе рәисе Зарипов Ф. Г. кыйммәтле бүләк тапшырды. Тагы шуны әйтергә кирәк концерт дәвамендә экраннан Исәнбай авыл җирлегендә эшләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар күрсәтелеп торды. Тантана ахырында барлык хатын-кызларны 8 март белән Зарипов Ф.Г.,Әхмәтҗанов В.Р. һәм Никифоров И.В. котладылар.