Спектакль “Әниләр һәм бәбиләр”

23 март көнне Иштирәк авыл мәдәният йортында Череккүл урта мәктәбе укытучылары коллективы Туфан Миңнуллиның “Әниләр һәм бәбиләр” исемле әсәрен сәхнәләштерде.
Гөлфинәнең — унике бала анасы, Валентина, Алтынчәч һәм Дилемманың беренче балаларын табуы белән таныша. Дилемманың үз баласын алмавы, моны калган әниләр һәм табиплар да белеп, бала тормышы өчен кайгырып йөрүләре, Дилемманы ничек тә булса үз баласыннан баш тартмаска тырышулары. Гөлфинә, Валентина һәм Дилемма арасында ныклап конфликт күтәрелә. Дилемманың тыңламавы, «исемсез хатын» балага узалмыйча (яшь чагында аборт ясаткан) Дилемманың баласын табиплардан үтенеп соравы, Айзәрә Әхәтовнаның Дилемма белән сөйләшүе – болар барысы да вакыйгалар үстерелешенә керә.
Дилемманың үз баласын имезергә теләмәве, имезергә дип китерелгән үз баласына хәтта карамавы – һәммә кешене гаҗәпләндерерлек вакыйга, әсәрнең кульминациясе. Алтынчәчкә апасы белән җизнәсеннән хат килүе; Гөлфинә, Валентина, Алтынчәчнең балалары белән китүе, ә Дилемманың үз баласын калдырып китүе, барысы да палатадан киткәч, Дилемманың каенанасы белән иренең килүе чишелешне хасил итә.
Бала табу йөртының бер бүлмәсендә яңа гына бәби тапкан дүрт ана ята. Төрле милләт вәкилләре: унике бала анасы Гөлфинә һәм Дилемма – татарлар, Алтынчәч – казакъ, Валентина – рус хатыны. Шуларның өчесен яңа туган сабыйларына мәхәббәтле караш, дөньяга яңа кеше китерүләренә сөенү һәм горурлану үзара берләштерә.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *