Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк талантлар гына түгел, ә үзенең гореф-гадәтен, динен, буын-шәҗәрәсен саклап килгән бай тарихлы кешеләр яши Актаныш ягында.
31 март көнне район мәдәният бүлегенең бер төркем белгечләре күрше, тугандаш Татарстан республикасы Актаныш районы мәдәният сараена тәҗрибә уртаклашырга юлландылар.
Тәҗрибә уртаклашу Актаныш районы мәдәният сараенда оештырылган кул эшләре һәм китаплар күргәзмәсе белән башланып китте.  Бу тантаналы чарага килгән барлык сәнгать сөючеләрне, алар белән бер рәттән килгән кунакларны да, кул эшләре осталары үзләре алып килгән товарларын күрсәтеп, чарада катнашкан яшь буынга, кунакларга эш нечкәлекләренең серләрен төшендерделэр. Үз хөнәренең осталары кул эшләре буенча мастер-класс күрсәтеп бугенге яшь буынга үз тәҗрибәләрен җиткерделәр.

Авыл җирлекләренен шәҗәрәләре, борынгы һәм хәзерге татар халкының көнкүрешен чагылдыручы йола-гадәтләре күрсәтелгән күргәзмәләр үзенә җәлеп итеп торды.

Икенче бүлек Актаныш районы муниципаль берәмлеге игьлан иткән экология һәм махсус сакланган табигать биләмләре елы, Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 еллыгын каршылау, һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган район бәйге-тамашада финалга чыккан иҗат коллективларының  йомгаклау смотр-концерты белән дәвам итте. Чарада мәдәният хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирелде. Бу тәҗрибә уртаклашу эшлекле шартларда ике як өчен дә кызыклы һәм файдалы үтте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *