Архив за месяц: Август 2017

«Мин яраттым сине, тормыш»

30 август көнне якташыбыз, авылдашыбыз, Башкортостанның халык язучысы, күренекле галим, башкорт дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Башкортостан һәм Татарстан республикаларының атказанган фән эшлеклесе, Руссия Федерациясының югары белем бирү учрежденияларының шәрәфле хезмәткәре Суфиян Шамсетдин улы Поварисовны искә алу кичәсе үтте. Кичәдә район хәкимиятенең хезмәт-мәглүмәт аналитика һәм кадрлар эше буенча җитәкче Рамил Кәүсәр улы Нуртдинов һәм Суфиян ага Поварисовның якын туганнары, хезмәттәшләре, каләмдәш дуслары катнашты. Кичәне музыкаль яктан бизәделәр Айбулат Гиләҗетдинов, Рәсидә Мустафина, Рәсимә Арсланова, Динис Нуртдинов, Рәмилә Хурамшина, Альмира Гимазова, Салават Шайхуллин, Фикус Саетов, Айвар Миннегулов.

Рәмилә Шакирова