Архив за месяц: Март 2018

Спектакль “Сынган беләзек”

26 март көнне район Мәдәният сараенда “Чагыл” халык театры Рәдиф Сәгъдинең исемле мелодрамасын сәхнәләштерде.

Фәгыйлә гомере буе Мифтахетдин исемле газиз иренең сугыштан кайтуын өзелеп көтә, тальян гармунын һәм беләзек кисәген аның төсе итеп саклый. Әмма көтеп ала алмый, якты доньялар белән хушлаша. 50 ел үткәч туган якларына Мифтахетдиннан “мин исән” дигән хәбәр килә…

Рольләрне башкардылар:
Мифтахетдин — Сәгыйть Муллахмәтов — (РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы, Русия Федерациясенең атказанган укытучысы, БР мәктәпләренең атказанган укытучысы)
Хафиз – Вилнур Хәсәнов
Маһирә — Илсөяр Әһәдуллина
Фәрдия — (Фәгыйлә ролен башкара)- Лилия Хәйбрахманова
Зиннур — Сәлимҗан Муллаянов (Русия Федерациясенең башлангыч белем бирүнең мактаулы хезмәткәре)
Диләрә — Мөслимә Галимова (Русия Федерациясенең почетлы кинематографисты)
Музыкаль яктан бизәүче – Айвар Миңнеголов
Декорация бизәүче – Руслан Шәрипов
Сәхнәгә ут куючы – Ильназ Шәрипов
Режиссер: Эльвира Миңнеголова

 

Спектакль “Әниләр һәм бәбиләр”

23 март көнне Иштирәк авыл мәдәният йортында Череккүл урта мәктәбе укытучылары коллективы Туфан Миңнуллиның “Әниләр һәм бәбиләр” исемле әсәрен сәхнәләштерде.
Гөлфинәнең — унике бала анасы, Валентина, Алтынчәч һәм Дилемманың беренче балаларын табуы белән таныша. Дилемманың үз баласын алмавы, моны калган әниләр һәм табиплар да белеп, бала тормышы өчен кайгырып йөрүләре, Дилемманы ничек тә булса үз баласыннан баш тартмаска тырышулары. Гөлфинә, Валентина һәм Дилемма арасында ныклап конфликт күтәрелә. Дилемманың тыңламавы, «исемсез хатын» балага узалмыйча (яшь чагында аборт ясаткан) Дилемманың баласын табиплардан үтенеп соравы, Айзәрә Әхәтовнаның Дилемма белән сөйләшүе – болар барысы да вакыйгалар үстерелешенә керә.
Дилемманың үз баласын имезергә теләмәве, имезергә дип китерелгән үз баласына хәтта карамавы – һәммә кешене гаҗәпләндерерлек вакыйга, әсәрнең кульминациясе. Алтынчәчкә апасы белән җизнәсеннән хат килүе; Гөлфинә, Валентина, Алтынчәчнең балалары белән китүе, ә Дилемманың үз баласын калдырып китүе, барысы да палатадан киткәч, Дилемманың каенанасы белән иренең килүе чишелешне хасил итә.
Бала табу йөртының бер бүлмәсендә яңа гына бәби тапкан дүрт ана ята. Төрле милләт вәкилләре: унике бала анасы Гөлфинә һәм Дилемма – татарлар, Алтынчәч – казакъ, Валентина – рус хатыны. Шуларның өчесен яңа туган сабыйларына мәхәббәтле караш, дөньяга яңа кеше китерүләренә сөенү һәм горурлану үзара берләштерә.


8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

7 Март көнне район Мәдәният сараенда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Ир-егетләр гүзәл затларга булган иң изге теләкләрен җыр сүзләре аша җиткерделәр. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Барлык хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән ихлас тәбриклибез! Сезгә, яз дәрт, мәхәббәт, бәхет, ир-егетләрегез hәрвакыт янәшә булып, тигезлектә, гомерләрегез озын-озак, сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен дигән теләктә чыгышларын тәмамладылар.

Спектакль «Хатыным-алтыным»

2 марта 2018 года с.Исаметово состоялась премьера комедии по пьесе Хабира Ибрагимова «Хатыным-алтыным».Выступали коллективы МБОУ СОШ с.Кужбахты. Пьяный мужчина. Кому может понравиться такой? Особенно их ненавидят женщины. Именно из-за алкоголя мужчины попадают в пропасть, кататься вниз. А какая женщина пожелает себе такой жизни? Распадаются семья, отстраняются дети, отворачиваются друзья, родные. Легко скатиться вниз, а вот снова стать человеком намного труднее. Комедия Хабира Ибрагимова Хатыным – алтыным показывает, ка из-за пьянства может распасться семья. Мингазиз – молодой, энергичный, сильный мужчина. У него есть замечательная супруга Мадина, трое детей. Дом и постройки в порядке. Нок сожалению он кроме алкоголя ни о чем не думает. Они с собутыльником Хабибуллой сутками пьют самогон. Мать Мадины Рабига волнуется, что жизнь, дочери не удалась, хочет сделать ее счастливой. Именно поэтому она решила что ключ к счастью дочери в Геннадии который, увидев на обложке журнала фотографию Мадины, влюбился в нее и приехал за ней из Одессы. Она хочет свести его с дочерью, избавить от пьяного мужа. Только вот Мингазиз не обращает внимание на домашние хлопоты, на угрозы жены, что она уйдет. Может он только притворяется? Хоть и пьяный у него ведь тоже есть сердце. В свое время он был хоть куда, поэтому узнав, что Мадина уходит от мужа , соседка Умама решила сделать его своим. Но любовь не в силах разрушить даже водка. Видимо, она обладает какой-то божественной силой. Когда между Мингазизом и Геннадием вспыхнул скандал и военный в отставке ударил Мингагиза, увидев лежащего без сознания мужа, Мадина тут же рванулась к нему. Семья не распалась Мингагиз понял, что несмотря на страдания, которые он причинил супруге, она все еще любит его. В этот день зрители от души отдохнули.