“Яңа ел маҗаралары» нәниләр күңеленә хуш килде

Яраткан бәйрәмебез – Яңа елга да санаулы гына көннәр калып бара. Халыкта бәйрәм кәефе сизелеп тора, аеруча нәниләр бу бәйрәмне сагынып көтеп ала. Аларның бәйрәм кәефенә тагын да күңелле мизгелләр өстәп, район мәдәният саренда “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән төрле әкиятләрдән, мультфильмнардан алып төзелгән әкият-пьесса тәкъдим ителде.

Сәхнәдә район мәдәният сарае артистлары, үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм “Алтын ачкыч” театр түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады. “Төрле әкиятләрне кушып, аларны урынлы бәйләп төзелгән сценарийны сәхнәләштерүдә ярдәм итүчеләрне исемләп әйтми мөмкин түгел. Рәссам – Руслан Шәрипов, музыкаль яктан бизәүче — Айвар Миңнеголов, тавыш операторы — Ильдар Нагрлиев һәм видеоператор – Айдар Тимерханов”, — дип фикер уртаклашты әлеге тантананы оештыручы һәм “Алтын ачкыч” балалар театры җитәкчесе Эльвира Миңнеголова. “Алтын ачкыч” балалар театры быел сентябрь аенда гына ачылуга карамастан, биредә шөгыльләнүче балалар чын артистларны хәтерләтте. Оештыручылар тарафыннан тудырылган һәм охшатып ясалган, бизәлгән Кыш бабай, Карсылу, Кар патшабикәсе, Убырлы карчык, урман ияләре, Кар малае белән Кар кызы, Чыршыбикә, Яңа ел, Куяннар һәм Әтәч образларын кечкенәләр яратып кабул итте. Алар исә балалар кәефен ачып кына калмыйча, чиста һәм саф күңелле булырга, ничек тә явызлыктан котылырга чакырды. Заман сулышы белән сугарылган тамашада залда утыручылар геройлар белән сәхнәдә генә түгел, экран аша да танышты.

Әлеге әкиятне карап өлгермәүчеләр өчен тагын бер мөмкинлек бирелә – ул 2017 елның 6 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда көндезге 12.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *