«Балкыш» китабы туе

«Илһам» әдәби — музыкаль төркеме иҗатчылары кулында яңа гына табадан төшкән»Балкыш» китабы.Гадәттәгечә бик матур үтте»Балкыш» китабы туе. Үзләренең китаплары, матур, эчтәлекле шигырьләре, проза әсәрләре, повестьләре белән, республикабыз басмаларында журналистик мәкаләләре белән кыю чыгыш ясаган һәм Илеш районы китап укучыларына ярыйсы ук танылып өлгергән язучылар җыелды бүген китапханәгә.Күрәсездер, аларны нинди хөрмәт белән каршы алдылар китапханә хезмәткәрләре.Китапка карата хөрмәт уяту һәм китап укучылар санын арттыру өчен китапханә хезмәткәрләре кулларыннан килгәннең барын да эшлиләр.» Илһам»чылар иҗатын халыкка җиткерү юлында бар тәҗрибәсен кулланып , очрашуларны һәрвакыт югары биеклектә үткәргән Клара Хәсәньян кызына һәм аның командасына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!Хөрмәтле өлкән мөгаллимнәребез, сез безгә бик кирәкле фикерләрегезне әйттегез: әйе, үзегезнең иҗатыгыз белән халык арасына чыгыгыз дигән тәкъдим белән чыгыш ясаучы Нина Газимовнага, Роза Салиховнага рәхмәтебез чиксез.Бик күп җырлар, видеоязмалар тәкъдим ителде кичәдә.Үзебезнең арада яшьләрне дә күрәсе килү теләге яңгырады чыгышләрда.Хөрмәтле иҗат сөюче тамашачыларыбыз! Килегез сез китапханәгә , күпме кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтә сезне мәдәният учагында.Илеш районы үзәгендә шулай җанлы тормыш белән яшәүче район китапханәсе ишеге барыбыз өчен дә һәрвакыт ачык!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *