Спектакль «Бер яшьлектә, бер картлыкта»

16 февраль көнне Иштирәк авыл мәдәният йортында Иштирәк төп мәктәбе укытучылары Нәҗип Әсәнбаевның «Бер яшьлектә, бер картлыкта» комедиясен сәхнәләштерде. Рольләрдә: Әклимә -Гыйльметдинова Ләйсән, Сәмигулла-Шәрипов Инсаф, Хәдичә-Гадиева Илиза, Мотаһар-Шәрипов Иршат, мулла-Заһидуллина Гөлзар, Катя -Илиза Мослыхова. Музыкаль яктан бизәүче -Низаметдинова Айсылу. Сәхнә арты актерлары Халикова Флүрә, Юнысова Фәридә, Заһидуллина Альбина. Режиссер -Шәрипова Зилә. Авыл үзешчәннәре чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Спектакльдән соң 80-90 еллар музыкасына дискотека оештырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *