Спектакль “Лифт”

16 февраль 2018 елда Ишкар авыл мәдәният йортында Дилбәр Булатованың “Лифт” исемле пьеса сәхнәгә куелды. Кыскача эчтәләге:
“…Бу подъезда бер вакытта да лампочка янмады. Лифт туктап калды. Озак вакыт үтте… Фәрит шунда гына Фәридәгә күтәрелеп карады. Алар озак еллар яшәсәләр дә, аерылгач бер-берсен дошман күрмәделәр. Бер нәрсә дә булмаган кебек сөйләшүләрен дәвам иттеләр. Мин Сергейларга барам. Иртәнге унда самолет дип эндәште Фәрит. Вакыт үтте. Фәрит, лифт ишеген шакыды. Өзгәләмә үзеңне, Фәрит. Барысы да яхшы булыр… Ни дисәң дә унбиш ел бергә яшәгән кешеләр бит без? Мин сиңа үпкәләмим. Шулай язган, шулай тиеш булган, Фәрит. Син гаепле түгел, һәм… синең башкага китүең кирәк булган….Үзең ничек? … Син соң ничек?.. Әйбәт яшисезме ? Бәхетлесеңме?
Бәхет — байлыкмы? Үзеңне бәхетле хис итәсеңме? Яңа гаилә, яңа мөнәсәбәтләр өр-яңа бәхет китерер кебек иде… Ялгыштыңмы?
Лифтны иртән барыбер төзәтерләр.
Син бәхетлеме, Фәридә? Минем бәхетем мәхәббәттә иде. Мәхәббәтем син идең. Ләкин минем яратуым сине бәхетле итә алмады бит. Һаман сиңа тик яхшылык теләдем, һәм шул хакка мәхәббәтемне сүндерергә карар иттем. Ә бит сине югалтсам, бер көн дә яши алмам кебек иде. Яшим бит менә… Барысына да канәгатьмен…
Сергейны мәшәкатьләп тормыйм инде, туры аэропортка китәм, — диде Фәрит. Барыбер күрештек— ярый, Фәридә, хуш.
Яшьлекне юксыну, шушы Фәридәгә ихлас гашыйк булып йөргән беркатлы чакларны сагынумы… Алар тагын лифт төймәсенә төрттеләр. Янәшәдәге икенче «тимер тартма»ның ишекләре ачылып китте. Яшьлектәге мәхәббәт аларны барыбер аера алмады, алар барыбер бергә…”
Әлеге спектакль авыл халкы күңелендә озак сакланыр. Барысына да ижади уңышлар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *