‼“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы

✅“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2021 елда гамәлгә куелды. Программага ярашлы, мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр 500 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелә. Бу акчаны белгеч торак шартларын яхшыртуга тотына ала.
✅– Мин Илеш районының Карабаш авылында туып-үстем. Уфа сәнгать училищесын “Русия халыкларының милли уен кораллары” белгечлеге буенча тәмамлагач, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга кердем. Өч ел көндезге бүлектә укыгач, читтән торып укуга күчтем һәм туган ягыма кайтып, эшкә урнаштым. 2021 елда район мәдәният бүлегендә “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшләвен хәбәр иттеләр һәм мин анда катнашырга булдым. Минем өчен әлеге программа зур ярдәм булды, чөнки яшь гаиләләргә ул бик кирәк. Республика җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Яшь белгечләрне дәүләт дәрәҗәсендә хәстәрләү бик мөһим. Бүген ирем Рамил белән кызыбыз Амелияне үз фатирыбызда тәрбияли алуыбыз белән бәхетлебез, – ди Регина Хәйдәрова.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *