Архив за день: 08.06.2020

В селе Ябалаково Илишевского района приступили к строительству сельского клуба на 300 мест.

Старый клуб был аварийным, его снесли в 2017 году. Уже закончили фундамент, идет кладка стен. Клуб откроем в ноябре этого года. В нём расположатся детская музыкальная школа, библиотека. Также начинаем строить сельский дом культуры в деревне Явгильдино Караидельского района. До 2024 года по всей республике планируем построить 27 новых сельских домов культуры и отремонтировать 52. Современный очаг культуры должен быть в каждом крупном селе, несмотря на все сложности.

Воспоминания первого секретаря Кушнаренковского района РБ в 1980-90 годах, Заслуженного агронома БАССР, земляка Файласа Муллагалиева о Т.Л. Рахманове:

«Рахманов Талгат Лутфуллович күпләр өчен ышанычлы киңәшче һәм ярдәмче, фыйгеле үз- үзен тотышы белән өлге һәм үрнәк, алга өндәүче һәм әйдәүче көрәшче, җиңүгә рухландыручы һәм алып баручы , атай кебек бик итәгатле акыллы җитәкче булды. Үз- үзен аямыйча һәм җәлләмичә халык мәнфагәтен алга куеп эшләде һәм яшәде. Район халкын рәхәт яшәтер өчен бар көчен, сәләтен, белемен һәм булмышын бирде. Шуңа күрә дә аның тырышлыгын аңлап, барлык кешеләр дә бердәм булып, тырышып эшләде һәм гүзәл уңышларга иреште. Район һәр яклап та республикада гына түгел, ә ил буенча үрнәк булды. Ил буенча иң беренчеләрдән булып Илеш «Югары културалы район» исемен яулап алды. Беренче эксперименталь районга әверелде. Илнең бар почмакларыннан, чит илләрдән тәҗрибә алырга делегацияләр агылды. Илебезнең , Россиянең, Республиканың Кызыл Байраклары һәр ел район күгендә җилфердәде.

15 ел миңа Талгат Лутфуллович кулы астында эшләргә туры килде. Яшләрне һәр вакыт ихтибар үзәгендә тотты. Агроном, колхозның комсомол секретаре, профком председателе, колхоз председателе, район авыл хуҗалыгы идарәлеге башлыгы булып эшләргә туры килде. Кайда гына эшләсәм дә аның ихтибарын, ярдәмен тойдым. Ул һәр чак яшь кешедә яшәү, эшләү дәртен, киләчәккә өмет утын ялкынландырды, илһам бирде. Эшләү вакытында төрле вакыйгалар булды. Аларны исәпләп санап китсәң берничә калын китап язырлык. Ул вакытларның көндәлекләре, кесә блокнотлары белән ике чемодан тулы. Чөнки, Талгат Лутфуллович уй- фикерләрне, киңәш- тәкдимнәрне, алдынгы тәҗрибәләрне язып барырга куша иде. Җыелыш, семинар вакытларында берничә кешегә блокнот, ручка бирүе дә хәтеремдә. Чын укытучы булуы аның һәр адымында, сүзендә сизелә иде. Бәлки сугыш чорында бүлек командиры, застава комсоргы булуы да сиздергәндер. Күп очракта тирән мәгнәле фәлсәфи нотык сөйләмнәр , көрһән сүзләре әйтер иде, аптырап уйлап куясың , әллә атасы якисә картәтәсе мулла затыннан булдымы икән дип…Ә чынында исә бер гади авыл баласы бит. Әтисе патша армиясендә хезмәт иткән, граңданнар сугышында катнашкан, күмәкләшү чорында активист булган. Талгат Лутфуллович Гремключ авылында ШКМ да белем алган, педучилище тәмамлаган. Сугыштан соң пропагандист, актив хәбәрче, райком хезмәткәре, секретаре, район советы башкарма комитеты председателе, пенсиягә чыкканчы 22 ел Илеш районының беренче секретаре булып эшли. Кыскасы, бар гомерен Илеш районына багышлаган. Ташып торган энергиясе, активлыгы, тынгысыз, хезмәт сөючәнлеге, үз- үзенә һәм кул астында эшләүчеләргә тәлапчәнлеге, ихтибарлылыгы белән һәр кемне үзенә тартты, җәлеп итте. Халыкның тормыш- көнкүреш шартларын яхшырту, салам түбәле йортларны бетереп яңа йортлар, клуб, мәктәп, балалар бакчалары, больницалар, Фаплар, яңа юллар төзеп, ком- таш җәеп асфалтлау, авылларны төзекләндерү, электрлаштыру, йортларга су, газ керетү- болар барысы да аның тынгысыз, тырыш хезмәт нәтиҗәләре булып тора. Замананы узып, шәһәрчә Яркәй үзәген төзү дә, үзе ни тора… Үзе турында уйламыйча, район мәнфәгәте турында кайгыртып, хәстәрләп яшәде. Авыл халкының да тормыш- көнкүреш шартлары күренеп яхшырды. Хезмәт тармаклары да югары рентабельле булды. Ул үстергән шәкертләре дә бик күпләр. Чөнки Талгат Лутфулла улы кадрлар тәрбияләп үстергә зур ихтибар бирде. Сигезе республика районнарын җитәкләде, күбесе ил киңлекләрендә депутат, җитәкче, фән, мәгрифәт, мәдәният эшмәкәре булып танылу алдылар. Бик күпләре районда эшләп хуҗалыкларны, оешмаларны алдынгы сафларга бастырдылар. Без барыбыз да Талгат Лутфулловичны онытмыйбыз, истә тотабыз, хөрмәтлибез, ихтирам итәбез, аңа рәхмәтлебез!
Тырыш, тынгысыз җаны аны канатлы итте. Илебез һәм район халкы хөрмәт итте. Зур хезмәт казанышлары өчен Талгат Лутфуллович Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. 3 Ленин ордены, бик күп башка орден- медалләр, знаклар, Почет Грамотасы, Грамоталар белән бүләкләнде, атказанган, почетлы исемнәр бирелде. 25 ел буе партиянең 5 съездына делегат. 15 ел РСФСР ның , 20 ел БАССР ның депутаты итеп сайланды.
Пенсиягә чыккач та туган җирне ташлап китмәде, пожар часть музеендә эшләде, кечкенә иске йортында яшәде, бакчачылык белән шөгелләнде.

Райса Григорьевна белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Римма, Светлана- фән эшмәкәрләре. Элина внучкалары 4 правнук бүләк итте. Мәскәүдә прокуратурада эшли. Яна, Григорий, Злата, Петр- отличниклар. Алар Талгат Лутфулла улының йорт- кураларын тәрбиядә тоталар.

Файлас Муллагалиев, Башкортостанның атказанган аграномы, Кушнаренко районының почетлы гражданины, 1980-90 елларда Кушнаренко районының беренче секретаре».

 

Неравнодушные волонтеры культуры Илишевского района взяли на себя заботу о тех, кто остро нуждается в поддержке и помощи.

В рамках благотворительного проекта «Продукты Башкортостана» волонтеры развозят продуктовые наборы нуждающимся малоимущим, многодетным семьям, у которых уровень среднедушевого дохода меньше величины прожиточного минимума на ребенка, установленного в регионе. В составе наборов – необходимые продукты питания: крупы, чай, консервы, сгущенка, макароны, масло, молоко, печенье, сахар.

Волонтерам перед тем, как приступить к работе, измеряют температуру тела и оценивают общее состояние здоровья. Все участники мобильной группы обеспечены средствами индивидуальной защиты.