Архив рубрики: Новости

Спектакль “Сынган беләзек”

26 март көнне район Мәдәният сараенда “Чагыл” халык театры Рәдиф Сәгъдинең исемле мелодрамасын сәхнәләштерде.

Фәгыйлә гомере буе Мифтахетдин исемле газиз иренең сугыштан кайтуын өзелеп көтә, тальян гармунын һәм беләзек кисәген аның төсе итеп саклый. Әмма көтеп ала алмый, якты доньялар белән хушлаша. 50 ел үткәч туган якларына Мифтахетдиннан “мин исән” дигән хәбәр килә…

Рольләрне башкардылар:
Мифтахетдин — Сәгыйть Муллахмәтов — (РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы, Русия Федерациясенең атказанган укытучысы, БР мәктәпләренең атказанган укытучысы)
Хафиз – Вилнур Хәсәнов
Маһирә — Илсөяр Әһәдуллина
Фәрдия — (Фәгыйлә ролен башкара)- Лилия Хәйбрахманова
Зиннур — Сәлимҗан Муллаянов (Русия Федерациясенең башлангыч белем бирүнең мактаулы хезмәткәре)
Диләрә — Мөслимә Галимова (Русия Федерациясенең почетлы кинематографисты)
Музыкаль яктан бизәүче – Айвар Миңнеголов
Декорация бизәүче – Руслан Шәрипов
Сәхнәгә ут куючы – Ильназ Шәрипов
Режиссер: Эльвира Миңнеголова

 

Спектакль “Әниләр һәм бәбиләр”

23 март көнне Иштирәк авыл мәдәният йортында Череккүл урта мәктәбе укытучылары коллективы Туфан Миңнуллиның “Әниләр һәм бәбиләр” исемле әсәрен сәхнәләштерде.
Гөлфинәнең — унике бала анасы, Валентина, Алтынчәч һәм Дилемманың беренче балаларын табуы белән таныша. Дилемманың үз баласын алмавы, моны калган әниләр һәм табиплар да белеп, бала тормышы өчен кайгырып йөрүләре, Дилемманы ничек тә булса үз баласыннан баш тартмаска тырышулары. Гөлфинә, Валентина һәм Дилемма арасында ныклап конфликт күтәрелә. Дилемманың тыңламавы, «исемсез хатын» балага узалмыйча (яшь чагында аборт ясаткан) Дилемманың баласын табиплардан үтенеп соравы, Айзәрә Әхәтовнаның Дилемма белән сөйләшүе – болар барысы да вакыйгалар үстерелешенә керә.
Дилемманың үз баласын имезергә теләмәве, имезергә дип китерелгән үз баласына хәтта карамавы – һәммә кешене гаҗәпләндерерлек вакыйга, әсәрнең кульминациясе. Алтынчәчкә апасы белән җизнәсеннән хат килүе; Гөлфинә, Валентина, Алтынчәчнең балалары белән китүе, ә Дилемманың үз баласын калдырып китүе, барысы да палатадан киткәч, Дилемманың каенанасы белән иренең килүе чишелешне хасил итә.
Бала табу йөртының бер бүлмәсендә яңа гына бәби тапкан дүрт ана ята. Төрле милләт вәкилләре: унике бала анасы Гөлфинә һәм Дилемма – татарлар, Алтынчәч – казакъ, Валентина – рус хатыны. Шуларның өчесен яңа туган сабыйларына мәхәббәтле караш, дөньяга яңа кеше китерүләренә сөенү һәм горурлану үзара берләштерә.