Әниләр һәм бәбиләр

8 март көнне Иштирәк авыл мәдәният йортында «Әниләр һәм бәбиләр» исемле бәйрәм чарасы узды. Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфит Шәңгәрәев гүзәл затларны бәйрәм уңаеннан котлады. Иркә кызлар, сөйгән ярлар, кадерле әниләр, сөекле киленнәр булып яшәүләрен теләде.
Конкурста Иштирәктән Баяновлар, Шәйгардановлар, Карабаштан Акмаловлар, Мостафиннар гаиләләре катнашты. Үз-үзләрен таныштыргач, алар аш-суда, уен-көлкедә, мода, реклама күрсәтүдә, җыр-моңда, дөнья көтүдә уңганлыкларын, маһирлыкларын күрсәтте. Бәйге авыл үзешчәннәре — Азамат Вәлиуллинның, Гөлзар Заһидуллинаның, Нәсимә Инсапованың, Хәлил Шәемовның, Айсылу Сәфиуллинаның, Алсу Ямалованың җырлары, шулай ук дәртле биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә, Баяновлар -«Мисс һәм миссис Нежность», Шәйгардановлар — «Мисс һәм миссис Очарование», Акмаловлар — «Мисс һәм миссис Обаяние», Мостафиннар «Мисс һәм миссис Шарм»номинацияләрендә җиңү яулады.
Чарадан соң Азамат Вәлиуллин үзе пешергән тәмле чүлмәктән авыз иттерде. Һәрвакыттагыча бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.