Хурматуллина Гузэлия Гумаровна

Минем Картәтәем- ЗИЯЗОВ ХУРМАТУЛЛА Башкортостан Илеш районы Рсай авылыннан, ике сугыш үткән яүгир. 1900 нче елгы.17 яшьлек чагында Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. Алты тапкыр җәрахәтләр алып госпитальдә дәваланган.
КАРТӘТӘЕМ ҖИҢҮ АЛЫП КАЙТКАН!!!
Җәйнең матур иртәсендә
Дошман сугыш башлаган
Алты бала өйдә көтеп калган…
Илен сакларга дип Картәтәем,
Ат артыннан җәяү атлаган…
Атын алып киткән ул сугышка
Гармунын да алган кочаклап.
Кара кайгы килгән илебезгә
Киткәндер ул ачы бу сугышка
Илен яклап! Балаларын саклап!
Утлар яуган, туплар шартлаганнар,
Башын салган илнең уллары
Яүгирләрнең күңелен күтәрәм дип
Тальян тарткан өшегән куллары…
Салкын окопларда өшегәннәр
Сәндерә дә анда булмаган.
Җылы кием- иске шинель булган,
Билне каеш белән буып
Һәм агачка бәйләп-
Баскан килеш алар йоклаган…
Госпитальдә яткан алты тапкыр,
Ул вакытта дару булмаган.
Илгә Җиңү җиңел бирелмәгән,
Илдә күпме бала тумаган…
Утны, суны безнең солдат кичеп,
Җиңү көнен якынайтканнар.
Билләренә котелогын,
Аркасына вещмешогын асып-
Берлиннардан җәяү кайтканнар…
Картәтәем бүген исән булса…
Түрдә генә урыны булыр иде!
Белер идек ничек сыйларга!
Оҗмах җимешләрен табынына куеп,
Чәй эчерер идек самовардан…
Әммә калдың безнең уйларда…
Картәтәйләр ҖИҢҮ алып кайтты,
Рәхмәтлебез һәр чак аларга!
Өчпочмаклы хатлар саргайдылар…
Сүрәтләре калды карарга…
Зур ихтирам белән оныгың- Гүзәл Хурматуллина.
#Илиш #Верхнеяркеево #ДеньВИстории#ГероиПодписчиков

#ЖенщиныНаВойне #подвиг #НашГерой #ФотоДня

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *