Карга боткасы

Абдулла мәдәният йортында Башкортостанның 100- еллыгына багышланган фольклор бәйрәм «Карга боткасы» үтте. Бәйрәмдә Игмәт авыл биләмәсе башлыгы Рәлиф Гафур улы Ракипов килгән кунакларны бәйрәм белән котлап hәм 60-ел бергә кулга-кул тотынып гомер итүче Фаезов Рәзиф абый hәм Кифая апаны олы бәйрәмнәре белән котлап бүләк бирде. Авыл халкы, күрше авыллардан hәм еракларда яшәп туган авылын сагынып кайткан авылдашлар жыелды. Матур жыр- монңар яңгырап, дәртле биюләр биеп, тышта учакта пешкән ботка тәмләп кунелле ял иттеләр.
Бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән Р.Мусин исемендәге кооператив житәкчесе Зифкать Ислам улы Сәетгалиевка зур рәхмәтләр белдерде.
Барлык килгән авыл халкына, ерак араларны якын итеп кайткан авылдашларыбызга, тәмле итеп ботка белән сыйлаган Габдрахимова Хамия апага, шушы бәйрәмне үткәрүдә куп көч салган барлык оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, барыгызга исәнлек, тазалык теләп калабыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *