Нурлан Ганиев о прошедшей недавней онлайн-встрече с библиотекарями Централизованной библиотечной системы Илишевского района.

«Кешелек дөньясын үзенә буйсындырган мәкерле вирус җәмгыятьнең төрле өлкәләренә зур үзгәрешләр кертте. Шуның нәтиҗәсе буларак җанлы аралашылар, күрешүләр, дәресләр һәм хәтта җитди сөйләшүләр дә виртуаль яссылыкка күчеп, соңгы ай-ай ярым эчендә тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Дусларыбыз, танышларыбыз, туганнарыбыз һәм хезмәттәшләребез белән күзгә-күз карап аралашу хыялда гына калды, һәм моны тулыландыру өчен барыбыз да төрле форматта онлайн-очрашулар, виртуаль сөйләшүләр, инста-фикер алышулар оештырдык. Монда аерым кешеләр дә, төрле оешмалар да, абруйлы берләшмәләр дә читтән калмады. Бу җәһәттән Илеш районы үзк район китапханәсе дә искәрмә булмады. Аның хезмәткәрләре башлангычы белән шушы көннәрдә интернет челтәрендә китапханә хезмәткәрләре белән онлайн-очрашу оештырдык. Сүз башлыча Башкортстанда бүгенге иҗади процесс, яшьләрнең әдәбиятка килүе (ни кызганыч, бүгенге вәзгыятьтән чыгып — килмәве), тормышыбызның рухи өлкәсендә тирән тамыр җибәргән элекке традицияләрне тергезеп, районнарда һәм шәһәрләрдә язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар үткәрү, әдәби сүзне пропагандалау, яшь буынны иҗатка җәлеп итү юллары турында барды.

Әлбәттә, җанлы аралашуны бернинди заманча техника да алыштыра алмый, ләкин, бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып, интернет-киңлектә булса да күрешү Башкортстан Язучылар берлеге өчен дә, Илеш районы үзәк китапханәсе өчен дә файдалы булгандыр дип ышанасы килә. Чөнки нәкъ шундый очрашулар нәтиҗәсендә көнүзәк мәсьәләләргә игътибар бүленә, аларны хәл итү юллары билгеләнә. Ике арада онлайн-күпер оештырганнары өчен китапханә мөдире Айгөл Салихҗан кызы Казыйхановага һәм Клара ханым Хәлиуллинага ихлас рәхмәтләремне белдерәм! Һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлап, якын киләчәктә китапханә коллективы һәм районда яшәүче китап укучылар белән җанлы очрашулар булырына өмет баглап калам!

Нурлан Ганиев,

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйр, галим».

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *